Каз-үрдәкләр борын-борыннан авылның күрке саналган
Каз-үрдәкләр борын-борыннан авылның күрке саналган.Каз өмәсе -халкыбызның иң күркәм йолаларының берсе. Көз җиттеме,авылларда каз өмәләре башлана. Бу-үзе бер матур йола. Өйдән-өйгә йөреп каз,үрдәк йолкулар, шул чакта җырлаган җырлар,бер-береңә сөйләгән рецеплар.
Яңа ел өстәленең дә бик матур бизәге ул казлар, каклаганы дисеңме, тутырылганымы….Авылда кош-корт асрау үзе күңелгә рәхәтлек бирә торган эш.
Менә безнең авылда да каз,үрдәк өмәләре башланды.Авылымда халык тырыш, һәрбер икенче йортта кош-корт тоталар.Ышанасы килә элек-электән килгән йолаларның берсе, буыннан- буынга күчеп барыр дип .