Изгелек җирдә ятмас…..
Изгелек җирдә ятмас…..
Адәм баласының соңгы йорты — зират. Аның яныннан узган һәр кеше бу дөньяның мәңге түгеллеген исенә төшерә һәм вафат булган әби-бабаларыбыз, туганнарыбыз рухына дога кыла, үзенең кылган гамәлләре турында уйлана.🙏
Бүген яшәгән йортыбыз ничек чиста булса, зиратларыбыз да җыештырылган, аның кабер рәшәткәләре буялган, чәчәкләр утыртылган булырга тиеш. Моның савабы да әйтеп бетергесез. 🙏
Шул унайдан, буген авылыбызнын яше — карты бердәм авыл зиратларында, корыган агачларны кисү һәм чүп җыйнау буенча өмә оештырды.🙏
Зиратыбыз матурланып,нурланып,чистарып калды. Анда булган якыннарыбыз,дусларыбыз һәм танышларыбыз шат булганнардыр.
Никадәр аяныч булса да барыбызга шунда барасы 🙏
#субботники
#ЖенсоветСарсаз
#годполезныхделдлямалойродины
#культшаран #шаранскийрайон
https://vk.com/album-187519094_290909169
