Герб Уфимского райна

Администрация сельского поселения


Дюртюлинский сельсовет


муниципального района Шаранский район


Республики Башкортостан

Бердәм тотынганда таулар күчереп була

Шаранның Дүртөйле авылы халкы теләген Кыш бабай да ишеткәндер, мөгаен.

Һәркем үзенең туган ягын, туган авылын матур, төзек итеп күрергә телидер, мөгаен. Һәрхәлдә, безнең Шаран районы Дүртөйле авылында яшәүчеләр шул теләктә.

Әмма бүгенге заманда төзекләндерү, ремонт эшләрен башкару өчен шактый чыгымнар кирәк. Моңа авыл советларының финанс мөмкинлекләре җитми. Ләкин тырышканда әмәлен табарга була. Бу уңайдан Урындагы башлангычларга ярдәм итү программасы бар. Һәм безнең авыл халкы әлеге программага бердәм кушылырга карар итте. “ППМИ-2023” кысаларында эшләрне башладык та инде.

Тиздән яңа ел. Шуңа районда иң беренчеләрдән булып, авыл мәдәнияте йорты каршындагы мәйданны бизәдек. Клуб һәм авыл биләмәсе хакимияте хезмәткәрләре, “Фәйзуллина Г.Г.” хуҗалыгы эшчәннәре бергәләшеп, кар-боздан төрле сыннар ясадылар. Аларны буяп та куйгач, әкияти бер почмак барлыкка килде.

Бизәү эшләре тәмамлангач, Яңа ел чыршысын ачу бәйрәмен оештырдык. Чарага Дүртөйле авылының “Малышок” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар, мәктәп укучылары һәм барча халык чакырылды. Мәйданның бизәлешен һәммәсе дә ошатты. Балаларның күңеленә аеруча хуш килгәне әкият геройлары, Яңа ел хуҗасы булачак куян һәм Кыш бабай белән бергә күңел ачу булды.

Бу көнне авыл өстенә җыр-моңнар белән үрелеп барган бәйрәм кәефе таралды. Өлкәннәр, Яңа ел иминлек белән килеп, дөньялар тынычланып, киләчәк бәйрәмнәрне матур кәефтә каршылырга язсын дип теләде.

Белүебезчә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2023 елны “Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы” дип игълан итте. Һәм безнең Урындагы башлангычларга ярдәм итү программасы кысаларында ният ителгән эшләребез аңа аваздаш булуына икеләтә сөендек. Чөнки ниятебез – Дүртөйле авылындагы скверны төзекләндерү.

Әйе, Ватан сүзе зур һәм киң төшенчә кебек. Аңа колач җитмәгән төсле. Әмма төптән уйлап карасак, Ватан – ул тәү чиратта синең яныңда яшәүче кешеләр. Бергә тотынганда, зур эшләрне башкарып чыгарга мөмкин.